Барлык яңалыклар
Икътисад
31 июль 2019, 17:25

Баймакта урлашулар 5 миллиардка баскан

Республиканың контроль-исәп палатасы коллегиясендәге “разбор полетов” нәтиҗәләре белән Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә бүлешкән.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә республиканың контроль-исәп палатасы коллегиясендәге “разбор полетов” нәтиҗәләре белән бүлеште.
Баймак районында аудиторлар тикшерүе үткәргәннән соң “элекке җитәкчеләрнең ни өчен властька ябышуы хәзер аңлашыла”, дип ассызыклады Радий Хәбиров.
“Районнарда күп тикшерүләр үткәрелде инде, әмма монда хокук бозулар зур булмаган муниципалитет өчен акылга сыймаслык зур суммага - 5 млрд сумга барып баса. Коллегиядә булган көч структураларының җаваплы җитәкчеләренә җинаять җәзасы алырлык эшләр төсмерләнгән 160тан артык факт буенча мәгълүмат бирелде”, - дип белдергән ул. Торак төзелеше фонды эшчәнлеге шулай ук контроль-исәп палатасында күп сораулар тудырды.
Аудиторлар шулай ук 7 млрд сумга җир һәм контракт законын бозу, милек хокукын бозу һәм төзелеш объектларында нәтиҗәсез чыгымнарны ачыклаган.
“Боларны да компетентлы органнар игътибар белән тикшерер”, – ди республика җитәкчесе.
Читайте нас: