Барлык яңалыклар
Икътисад
17 июль 2019, 10:44

Кәрәчин хакы артырмы?

Авиабилетлар бәясенә туры йогынты ясау сәбәпле, кәрәчингә хаклар артырга тиеш түгел, диде Владимир Путин.

Авиабилетлар бәясенә туры йогынты ясау сәбәпле, кәрәчингә хаклар артырга тиеш түгел, диде Владимир Путин.
Ил башлыгы һәм Алтай республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Хорохордин арасында узган эшлекле очрашуда төбәктәге хәлләр һәм социаль-икътисади үсешкә илтәчәк өстенлекле юнәлешләр тикшерелде, дип хәбәр итә Кремль сайты.
Хорохордин президентка Таулы Алтай халкы өчен Новосибирскига кадәр авиабилетларның автомобиль чыгымнарына караганда 30 процентка кыйммәтрәккә төшүен, әмма дүрт сәгатькә тизрәк булуын белдерде.
"Сез әйткәнчә, кәрәчин бәясе төшсә, бар да тигезләнәчәк”, - диде төбәк җитәкчесе.
"Иң мөһиме, башкача артмасын", - дип белдерде Путин.
Хорохордин белдерүенчә, җирле властьлар "Победа" авиакомпаниясе белән килешкәннәр һәм авиабилетларга хаклар бераз төшәчәк.
"Төбәкара ташулар буенча, Красноярск, Новосибирскига көн саен, Казанга, Екатеринбургка ике рейс йөри. Әлеге вакытта Санкт-Петербург һәм Новокузнецк белән килешүләр алып барыла. Бу маршрутта гамәлдә туристлар йөри. Чынлап та, билетлар Таулы Алтай халкы өчен кыйммәтрәк булса да, вакыт кадәр үк кыйммәт түгел”, - диде ул.
Читайте нас: