Барлык яңалыклар
Икътисад
17 июль 2019, 10:39

Эшкуарлыкта буыннар бәйләнеше отышлымы?

В. Путин “гаилә бизнесы” төшенчәсен төгәлрәк билгеләргә кушты.

Владимир Путин Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән әңгәмәләшкәндә “гаилә бизнесы” дигән исем астында эшләүче оешмалар дәүләт ярдәмен ала алсын өчен бу төшенчәнең ни белдерүен төгәл билгеләргә кушты.
ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Владимир Путин: “Гаилә эшкуарлыгының нидән гыйбарәт булуын ачыктан-ачык аңлатырга кирәк. Ул кешеләргә дәүләттән ярдәм алып, тулы куәткә эшләрлек мөмкинлекләр бирерлек булсын. Дәүләттә бер проблема да туарга тиеш түгел”,– диде.
Ил башлыгы гаилә белән эшләү бөтен дөньяда киң таралган эшчәнлек булуын белдерде.
Очрашуда ил башлыгы кече эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә законга кертеләсе бөтен үзгәрешләрне дә хуплаячагын белдерде. Сергей Катырин Сәүдә-сәнәгать палатасын законда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүче инфраструктура булып тора дип теркәү мөһимлеген белдерде.
2018 ел азагында РФ икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Орешкин РФ законнарына “гаилә бизнесы” дигән төшенчәне дә кертү кирәк дип ассызыклады.
Credit Suisse инвестиция банкы тарафыннан 2017 елда уздырылган тикшеренүләр эшкуарлыкта буыннар бәйләнеше компаниянең үсешенә уңай йогынты ясавын һәм акцияләргә салуда табышлы булуын раслый.
Читайте нас: