Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2019, 10:59

Роснефть дәүләттән ярдәм сорый?

Русиянең нефть табу буенча иң эре компанияләре Владимир Путинга Төньяк диңгез юллары проектын тизрәк тормышка ашырыр өчен үзләренә ташламалар бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Русиянең нефть табу буенча иң эре компанияләре “Роснефть” һәм “Нефтегазхолдинг” Владимир Путинга Төньяк диңгез юллары проектын тизрәк тормышка ашырыр өчен үзләренә ташламалар бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Яңа проект Европа белән Азиягә нефтьне Төньяк боз океаны аша илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Беренче чиратта бу ташламалар яңа яткылыклардан бердәм кластер булдыру өчен кирәк – бу нефтьне табу һәм әлеге юл буйлап тизрәк озатуны тизләтәчәк. Яңа проект сәүдә юлына 100 млн. тонна нефть чыгуын тәэмин итәр дип көтелә.
Журналистлар Русия президенты пресс-секретаре Дмитрий Песковтан Төньяк диңгез юлларын үзләштерә башлаячак “Роснефть” компаниясенә ташламалар булырмы дип кызыксынды. “Эре компанияләр бик еш гадәти салым кагыйдәләрен тормышка ашыру авыр булган масштаблы проектлар эшли, – дип җавап бирде Песков. – Моңа бәйле алар дәүләттән ташламалар сорый ала. Бу очракта исә әлегә бер карар да кабул ителмәгән, компаниягә ташламалар бирүне тикшерәләр”.
Читайте нас: