Форумны ачып, Радий Хәбиров Сибай халкына болай дип мөрәҗәгать итте: "Ярты ел элек Сибай катлаулы вакыт кичерде - карьер яна башлады. Ул вакытта республикада яшәүчеләр безгә дуслык кулын сузды һәм без барыбыз да бу күңелсез тарихның нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштык. Без моны эшли алдык. Шул ук вакытта ярты ел элек булган вакыйгалар безне Урал арьягы икътисады үсешенә кагылышлы проблемаларны хәл итәргә булышырга тиешбез дигән фикергә этәрде. Шуңа Урал аръягында инвестицияләр сабантуе үткәрү идеясе туды. Аның максаты - Сибайның гына түгел, Урал аръягындагы башка районнарның да икътисады "сулыш ала башласын", тулы куәтенә эшләсен, яңа социаль объектлар барлыкка килсен. Бу юнәлештә бүген беренче адымнарыбызны ясыйбыз. Барыбызга да уңышлар телим".