Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июнь 2019, 18:36

Түрәләр гади эшче кебек хезмәт хакы алырмы?

“Туры элемтә” барышында В.Путин экранда йөгереп үткән “Чиновниклар кайчан гади эшче кебек эш хакы ала башларлар?” дигән сорауга да җавап бирде.

“Туры элемтә” барышында В.Путин экранда йөгереп үткән: “Чиновниклар кайчан гади эшче кебек эш хакы ала башларлар?” дигән сорауга да җавап бирде.
Владимир Путин белдерүенчә, чиновникларның эш хакын киметсәң, белемле белгечләр эш урыныннан, ул да түгел, бөтенләй чит илгә китәчәкләр. Сорауның авторы белән Путин “аерма” дигән төшенчәдә килешүен белдерде.
«Без байлар булмасын дип түгел, хәерчеләр булмасын дип эшләргә тиешбез. Эре компанияләрдә эш хакы җитәкчеләрнекеннән алып карала. Әгәр алар чит ил кешеләре булса... шуннан аерма килеп чыга!” – диде ул.
Читайте нас: