Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июнь 2019, 11:15

Путинга – миллионга якын сорау

Бүген Русия Президенты Владимир Путин белән "туры линия" үтәчәк. Халыктан 950 меңнән күбрәк сорау килгән дә инде.

Русия Президенты Владимир Путин белән үтәчәк туры линиягә гражданнардан 950 меңнән күбрәк сорау килгән.
953 226 сорауның 563 084е – телефон аша, 264 775е СМС һәм ММС рәвешендә килгән. Тагын да 42 100е сайт аша килеп җитсә, мобиль кушымта аша җибәрелгәннәре – 47 803. Калган 35 464 мөрәҗәгать социаль челтәрләрдә дөнья күргән.
Ил башлыгына сорау бирергә теләүчеләр үтенечләрен, сорауларын СМС белән ММСтан башка moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша да юллый ала. Мөрәҗәгатьләр "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләре аша да кабул ителә.
Туры линияне трансляцияләү Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: