Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июнь 2019, 20:51

Ни өчен Русия гел хәрби техникасы белән мактана?

“Туры элемтә” барышында Русия президенты Владимир Путин "Ни өчен безнең ил гел хәрби техникалары белән мактана?" дигән сорауга да җавап бирде.

“Туры элемтә” барышында Русия президенты Владимир Путин "Ни өчен безнең ил гел хәрби техникалары белән мактана?" дигән сорауга да җавап бирде.
"Хәрби чыгымнар буенча Русия алдынгылар рәтендә түгел. Хәрби коралландыруга сарыф ителгән чыгым АКШта - 750 млрд. доллар, Кытайда - 117 млрд., алардан соң Сәгуд Гәрәбстаны, Бөекбритания Франция, Япония тора һәм 7нче урында гына без: 48 млрд. доллар тотабыз. Бу һич мактану түгел. Үзебезне бу өлкәдә хәтта тыйнак дип тә әйтеп була. Русия зур һәм бәйсез дәүләт буларак, үзен яклый һәм саклый алучы техника-корылмаларын барлап торырга тиеш. Бүгенге алга киткән заманда, әлбәттә, хәрби төзелешкә игътибар зур булырга тиеш һәм бу өлкәдә хезмәт итүчеләрне ихтирам итәргә кирәк".
Читайте нас: