Барлык яңалыклар
Икътисад
20 июнь 2019, 17:22

Ни өчен халыкның кереме төшә?

Ил президенты Владимир Путин "туры элемтә" барышында соңгы елларда халыкның керем дәрәҗәсе төшү сәбәпләрен аңлатты.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин туры линия барышында гражданнарның керем дәрәҗәсе кимүенең сәбәпләрен атады. Аның әйтүенчә, икътисадта соңгы елларның катлаулы булуы шулай ук дөньякүләм нефть базарында хәлләрнең начараюы белән бәйле.
Гражданнарның керемнәре берничә ел дәвамында кимеп килде, яшәү авырлашты, әмма хәзер алар аякка баса башлады, диде ил башлыгы. Ул 2019 елның маена хезмәт хакларының үсеш темпы 2,8 % тәшкил итүен билгеләде. Эш хаклары арту ел башыннан 44 млн. кешегә кагылган.
Владимир Путин яшәү дәрәҗәсе проблемасын хәл итүнең генераль юлы - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, дип билгеләде.
Президент шулай ук Үзәк Банкка кредитларның халык өчен куркыныч дәрҗәдә күпертелүенә игътибар итәргә тәкъдим итте. “Бүген чыгымнар буенча төп күрсәткеч – кредит түләүләре. Һәм банклар әлеге вакытта кредитларны, шартлы рәвештә әйткәндә, хезмәт хакының 40% күләмендә залогка бирәләр. Бу, минем карашка, куркыныч”, - диде ул.
Читайте нас: