Барлык яңалыклар
Икътисад
19 июнь 2019, 18:01

Вьетнам безнең вертолетлар белән кызыксына

Вьетнам Күмертау авиация заводы җитештергән “Ка” маркалы вертолетлар белән кызыксынуын белдергән.

Вьетнам Күмертау авиация заводы җитештергән “Ка” маркалы вертолетлар белән кызыксынуын белдергән. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Вьетнам Социалистик Республикасының җәмәгать хәвефсезлеге министры То Лам очрашуда шул мәсьәлә турында да сөйләшкән.
Махсус конструкцияле вертолетларны дөньяның 30 илендә файдаланалар.
Вьетнам делегациясе Уфага иминлек мәсьәләләре өчен җаваплы югары вәкилләрнең Х халыкара очрашуына килде. Фикер алышуларда 119 илнең вәкиле катнаша.
Читайте нас: