Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июнь 2019, 18:41

Бюджет кереме арткан

2019 елның 5 июнендә “2018 елга Башкортстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында”гы закон кабул ителде.

2019 елның 5 июнендә “2018 елга Башкортстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында”гы закон кабул ителде. Былтыр республиканың кереме 202,7 млрд. сум тәшкил иткән һәм ул 2017 ел белән чагыштырганда 21 процентка арткан. Шуның эчендә салым һәм салымныкы булмаган керем 162,3 млрд. сум тәшкил иткән. 2017 ел дәрәҗәсенә керем 30,5 млрд. сумга арткан. Керемнәрнең артуы бер тапкыр түләнүче 17,8 млрд. сум күләмендәге түләүләргә, салым базасын арттыру, шулай ук керемнәр белән идарә итүнең көчәйтү буенча кабул ителгән чараларга бәйле. 2018 елда Башкортстан Республикасы бюджеты чыгымнары180,0 млрд. сум күләмендә башкарылган. 2017 ел белән чагыштырганда бу 24,1 млрд. сумга, ягъни 15,4 процентка күбрәк булган. Республика бюджеты башка еллардагы сыман социаль юнәлешле булып калган. Социаль өлкә чыгымнары 127,1 млрд.сум ягъни 70,6 процент тәшкил иткән. Шул исәптә социаль сәясәтне тормышка ашыру өчен 46,5 млрд. (25,9%), мәгарифкә — 45,2 млрд. сум (25,1%), сәламәтлек саклауга 19,0 млрд. (10,5%), торак-коммуналь хуҗалыгына — 6,8 млрд. (3,8%), мәдәният һәм кинематографиягә 5,6 млрд. (3,1%), физик культура һәм спорт һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына — 3,7 млрд. ( 2,1%), тирә-як мохитне саклауга — 0,3 млрд. (0,1%) һ.б. тармакларга миллиардларча сумнар бүленгән. Башкортстан Республикасының 29 дәүләт программасын финанслауга 175,2 млрд. сум (97,3%) акча юнәлтелгән.
Читайте нас: