Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июнь 2019, 11:27

Бердәм электрон виза. Үзенчәлеге нидә?

Русия президенты Владимир Путин 2021 елның 1 гыйнварыннан чит ил кешеләренең безнең илгә керүе өчен бер тапкыр бирелүче бердәм электрон виза кертүне тәэмин итү буенча карарга кул куйды.

Русия президенты Владимир Путин 2021 елның 1 гыйнварыннан чит ил кешеләренең безнең илгә керүе өчен бер тапкыр бирелүче бердәм электрон виза кертүне тәэмин итү буенча карарга кул куйды. Бүгенге көндә исә бу сервис буенча Ерак Көнчыгыш федераль округына керергә рөхсәт ителә. Ә 1 июльдән шундый ук электрон виза белән Калининград өлкәсенә керергә рөхсәт ителәчәк.
Кыска вакытлы мондый визалар 16 көнгә кадәр бирелә. Шул ук вакытта виза универсаль булачак. Шундый виза иясе Русия Федерациясенә туристик, эшлекле, гуманитар һәм кунакка килү максатларында куллана алачак.
Бүгенге көндә бер тапкыр бирелүче бушлай электрон виза 8 көнгә бирелә һәм аның белән исемлектә расланган 18 дәүләт гражданнары, атап әйткәндә, Һиндстан, Иран, Катар, Кытай, КХДР, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Япония гражданнары файдалана ала. Әйткәнебезчә, 1июльдән шундый ук тәртип Калининград өлкәсендә гамәлгә кертеләчәк. Шулай ук 2021 елдан кулланылышка кертеләчәк виза белән нинди ил гражданнары файдалана алуы исемлеген РФ Чит ил эшләре министрлыгы аерым әзерли. Мәгълүматларга ярашлы, анда Кытай, Көньяк Корея, Япония, һичшиксез, кертеләчәк.
Читайте нас: