Барлык яңалыклар
Икътисад
16 июнь 2019, 11:04

Русия паспортын алучылар саны артты

Ростов өлкәсендә Донбасс гражданнарына Русия паспорты бирә башладылар.

Ростов өлкәсендә Донбасс гражданнарына Русия паспорты бирә башладылар.
Бу процесс нибары 10 минутка якын вакыт ала һәм ике өлештән тора: тәүдә дактилоскопия үткәрәләр, аннан Русия Федерациясе гражданины ант бирә. Моннан тыш, беренчеләрдән булып гадиләштерелгән алым буенча Русия гражданлыгы кабул итүче 30га якын ЛХР кешесе Русия паспорты алды.
Исегезгә төшерәбез, 2 майда Русия Президенты Владимир Путин Украинаның аерым категория халкына РФ паспорты алу тәртибен гадиләштергән иде. 24 апрельдә Путин Донбасс халкына Русия паспортын гадиләштерелгән ысул буенча алу турындагы законга кул куйды.
Читайте нас: