Русия президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпинны туган көне белән котлады.
Владимир Путин Си Цзиньпинны туган көне белән котлар өчен Азиядә ышаныч чаралары һәм үзара бәйләнеш буенча киңәшмә саммиты башланыр алдыннан Кытай халык республикасы рәисе резиденциясенә кагылды. Русия дәүләт башлыгы ике яклы бәйләнешнең үсешендә Си Цзиньпинның роле зур булуын билгеләде һәм күптән түгел аның Русиягә дәүләт сәфәре ясавының уңышын ассызыклады.
Владимир Путин Си Цзиньпинга Русия туңдырмасы бүләк итте. Шулай ук кытай телендә язылган торт та алып килгән иде.