Кичә Дүшәнбедә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән Владимир Путин очрашуында ике илнең стратегик партнерлык перспективалары хакында фикер алыштылар. Таҗикстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике ил арасындагы югары дәрәҗәдәге бәйләнешләр “дәүләтара мөнәсәбәтләр үсеше өчен мөһим”. “Бүгенге очрашуның шушы процесска зур йогынты ясарына ышанам”, - Рахмонның сүзләрен аның матбугат хезмәте китерә.