Барлык яңалыклар
Икътисад
14 июнь 2019, 04:01

Владимир Путин ике генералны эштән җибәрде

В.Путин Мәскәүнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Юрий Девяткин һәм Мәскәүнең Көнбатыш округы эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Пучковны отставкага җибәрде.

В.Путин Мәскәүнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Юрий Девяткин һәм Мәскәүнең Көнбатыш округы эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Пучковны отставкага җибәрде.
Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев “Медуза” журналисты Иван Голуновка карата ачылган җинаять эше туктатылганнан соң Девяткин белән Пучковны эшләреннән алуны сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать итүен язып үткән идек инде.
Хәтерегезгә төшерәбез, Иван Голуновны 6 июнь көнне тоткарлаганнар иде. Ул күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләнде. Суд журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары хакында әйтте һәм кыйнауларга зарланган иде.
Читайте нас: