Барлык яңалыклар
Икътисад
13 июнь 2019, 02:43

Кремльдә әлегә төгәл мәгълүмат юк

"G20 саммитында мин Путин, КХР рәисе Си Цзиньпин һәм башка лидерлар белән очрашачакмын", - дигән Дональд Трамп журналистларга Польша лидеры Анджей Дуда белән сөйләшүләр вакытында. Әмма Мәскәү Вашингтоннан бу хакта мәгълүмат алмады, ди Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Исегезгә төшерәбез, G20 саммиты 27-28 июньдә Осакада узачак.
АКШ һәм Русия лидерларының моңа кадәрге очрашуы узган елның декабрендә Аргентинада үткән саммитта планлаштырылган иде. Ләкин очрашу билгеләнгән көнгә бер тәүлек кала Дональд Трамп анда катнашудан баш тартты. Русия АКШ белән диалогка риза булуын белдерде һәм очрашуның анык башлангычы Вашингтоннан килергә тиеш дигән шарт куйган иде.
Бу атнада Президентның ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга ике ил лидерының “зур 20” кысаларында очрашу ихтималы “һавада эленеп тора”, әмма “бу идеяне белдерсә дә, АКШ әлегә аны конкретлаштырмады” диде.
Читайте нас: