Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июнь 2019, 03:30

Электр энергиясен урлыйсың икән – штраф түлә

Русиядә электр һәм җылылык челтәрләренә законсыз рәвештә кабаттан тоташкан өчен штраф керттеләр.

Русиядә электр һәм җылылык челтәрләренә законсыз рәвештә кабаттан тоташкан өчен штраф керттеләр. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. РФ административ хокук бозулар хакындагы Кодекска кертелгән төзәтмәләргә 29 майда Владимир Путин кул куйган иде.
Закон 9 июньдә үз көченә керде. Электр һәм җылылык челтәрләренә беренче тапкыр үз белдегең белән тоташкан өчен штрафларның күләме шул килеш калды. Физик шәхесләр моның өчен – 10-15 мең, юридик оешмалар 100-200 мең сум түләргә тиеш.
Хәзер исә электр энергиясен кабат урлаган өчен физик шәхесләр 15-30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Вазифадагы шәхесләр 2-3 елга эш урыннарыннан бушатылырга, шулай ук 80-200 мең сум штрафка тарттырылырга мөмкиннәр. Юридик оешмалар өчен штрафның күләме 200-300 мең сумга басачак.
Читайте нас: