Барлык яңалыклар
Икътисад
9 июнь 2019, 03:33

Цукубада – министрлар очрашуы

Сәүдә һәм санлы икътисад сораулары буенча Япониянең Цукуба шәһәрендә үткән G20 илләренең очрашуында министрлар ясалма интеллектны куллануга нигезләнгән халыкара кагыйдәләр хакында килештеләр.

Сәүдә һәм санлы икътисад сораулары буенча Япониянең Цукуба шәһәрендә үткән G20 илләренең очрашуында министрлар ясалма интеллектны куллануга нигезләнгән халыкара кагыйдәләр хакында килештеләр.
“Ясалма интеллект технологияләрен кулланучы яисә эшләп чыгаручылар законны, кеше хокукларын һәм аларның демократик кыйммәтләрен хөрмәт итәргә тиеш. Гамәлдә булган вакытта ясалма интеллект нигезендәге системалар анык һәм хәвефсез булырга тиеш”, - диелә документта. Документта шулай ук “Зур егерме” илләре хөкүмәтләре ясалма интеллект белән бәйле өлкәләргә озайлы инвестицияләр кертү мәсьәләләрен карауны күзалларга тиеш дип билгеләнә.
G20 министрларының сәүдә һәм санлы икътисад сораулары буенча 2 көнлек очрашуы Япониянең Цукуба шәһәрендә үтә. Русия ягы икътисади үсеш министры Максим Орешкин, санлы икътисад, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Константин Носков белән тәкъдим ителгән.
Япония беренче тапкыр G20-дә рәис буларак чыгыш ясый. Ел дәвамында илнең төрле шәһәрләрендә министрлар очрашыулары үтәчәк. G20 лидерларының саммиты 28-29 июньдә Осакада булып узачак. Анда Русия лидеры В.Путин, КХР башлыгы Си Цзиньпин һәм АКШ президенты Дональд Трамп катнашачак дип көтелә.
Читайте нас: