Барлык яңалыклар
Икътисад
9 июнь 2019, 03:37

Һәркайсыгыз уңышка ирешәчәк

Русия Президенты Владимир Путин “Минем илем – минем Русиям” XVI Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашучыларга, кунакларга, оештыручыларга сәламләү җибәрде.

Русия Президенты Владимир Путин “Минем илем – минем Русиям” XVI Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашучыларга, кунакларга, оештыручыларга сәламләү җибәрде. Телеграмма кичә Кремль сайтында басылып чыккан иде.
Путин конкурс барышында тәкъдим ителгән башлангычлар Русия яшьләренең зур, иҗади потенциалын күрсәтә дип белдерде. “Конкурста катнашучыларны туган якларының киләчәге борчуы ачык күренә, алар үзләре яшәгән авыл һәм шәһәрләрнең чәчәк атуына үз өлешләрен кертергә омтыла”, - диде Владимир Путин.
Президент сүзләре буенча, форумның яшь катнашучылары инфраструктураны камилләштерер, тормыш-көнкүреш, уку, эшләү өчен уңайлы мохит тудыру кебек мөһим проблемаларны хәл итүдә кызыклы һәм иҗади алымнар тәкъдим итә.
“Сезнең актив гражданлык позициягез һәркайсыгызга уңышларга ирешергә һәм билгеләнгән планнарыгызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам”, - дип өстәде Русия лидеры.
Читайте нас: