Барлык яңалыклар
Икътисад
8 июнь 2019, 11:01

Юлбарыслар сугышсын, әйдә...

Петербург халыкара икътисади форумында Русия президенты Владимир Путинга Вашингтон белән Пекин арасындагы сәүдә сугышында Мәскәүнең урынына кагылышлы сорау бирделәр.

Петербург халыкара икътисади форумында Русия президенты Владимир Путинга Вашингтон белән Пекин арасындагы сәүдә сугышында Мәскәүнең урынына кагылышлы сорау бирделәр.
“Кытайларда яхшы мәкаль бар: акыллы маймыл үзәндә сугышкан юлбарысларның алышы ни белән тәмамланыр икән дип, читтән күзәтеп кенә утыра”, – дип шаян җавап бирде ил башлыгы.
Кытай белән АКШ арасында сәүдә сугышы былтыр җәй – ике арадагы таможня пошлиналары үз көченә кергәннән соң – башланды, ди экспертлар. Ул чатка Вашингтон Кытайдан керүче 800дән артык товар төренә 25 процент пошлина кертте. Кытай да шул рәвештә җавап бирде.
Путин әйтүенчә, “күп нәрсә үзгәрә”, төрле чикләүләр, тариф сугышлары игълан ителә – болар барысы да бар дөнья икътисадына зыян сала. “Әгәр бу чикләүләр 2022 елга кадәр бүгенге тизлектә үссә, дөньядагы сәүдә күрсәткече 17 процентка төшәчәк. Без моңа каршы”, – диде ил башлыгы.
Читайте нас: