Барлык яңалыклар
Икътисад
7 июнь 2019, 03:32

Япония белән солых килешүе төзелерме?

XXIII Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Владимир Путин халыкара мәгълүмат агентлыклары журналистлары белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

XXIII Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Владимир Путин халыкара мәгълүмат агентлыклары журналистлары белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Япония белән солых килешүе хакындагы сорауга Русия лидеры:
“Чыннан да, Мәскәү һәм Токио арасында солых килешүен төзергә башлыча Америка белән Япониянең хәрби хезмәттәшлеге комачаулый”, - диде.
Президент шулай ук АКШ тарафыннан урта һәм кече ераклыктагы ракеталарны гамәлдән чыгару килешүен (ДРСМД) “туңдыру”ны искә төшерде, Япониянең үз территориясендә төрле кораллау системаларын, шул исәптән АКШныкын да, урнаштыруга уңай карашта булуын да искәртте.
“Безгә Япониянең бу килешү кысаларындагы мөмкинлекләрен аңларга һәм ниндидер суверен карарлар кабул итәргә кирәк”, - диде Владимир Путин.
Читайте нас: