XXIII Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Алар Башкортстан белән Татарстан хөкүмәтләре арасында 2019-2020 елга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек хакындагы килешүне үтәү өчен чаралар планын раслады.
18 апрельдә Башкортстан хөкүмәте йортында Башкортстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелгән иде. Әлеге килешү нигезендә Татарстанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге ачылачак. Радий Хәбиров Миңнехановтан моның өчен Казанда бина сорады. Татарстан вәкиллеге Уфада инде эшли.