Украина депутаты Олег Мусий Русия гражданлыгы алган Донбасс халкының милкен конфискацияләү хакындагы закон проектын Югары Радага тәкъдим иткән.
Закон проекты тексты әлегә бастырылып чыкмаган.
Хәтерегездә булса, 24 апрельдә РФ Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә Русия гражданлыгын алуны гадиләштерә торган указга кул куйган иде. Бу карар, халыкара хокук нормалары нигезләреннән чыгып, кеше һәм гражданинның хокук һәм ирекләрен яклау максатында кабул ителгән иде.
Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев 2014 елдан башлап 14 меңнән артык Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләр Русия гражданлыгы алган дип белдерде.