Барлык яңалыклар
Икътисад
5 июнь 2019, 09:54

Алданган өлешчеләрдән котылырга кирәк

Ил башлыгы Владимир Путин якын арада Русиядәге “алданган өлешчеләр” дигән хурлыктан котылырга кушты.

Ил башлыгы Владимир Путин якын арада Русиядәге “алданган өлешчеләр” дигән хурлыктан котылырга кушты. Бу хакта ул әлеге мәсьәлә буенча хөкүмәт белән үткәрелгән киңәшмәдә белдерде. “Якын киләчәктә, алдагы берничә елда “алданган өлешче” дигән хурлыклы сүзтезмәдән һәм күренештән котылыр өчен безгә кулыбыздан килгән барысын да эшләргә кирәк”, – диде ул.
Президент әйтүенчә, хәвефләрне кешеләрнең иңеннән финанс оешмалар иңенә, төзүчеләргә һәм дәүләткә күчерергә кирәк. Әмма бу эшләрне торак төзү күләменә зыян ясамаслык итеп башкару мөһим дип кисәтте Путин.
Дәүләт башлыгы властьлар әлеге мәсьәләне каты контрольдә тотар һәм, кирәк булса, закон кысаларында төзәтмәләр кертер дип исәпли. Ләкин бу төзәтмәләр процессны тоткарларга түгел, ә тизләтергә һәм нәтиҗәлерәк итәргә тиеш дигән таләп куйды Владимир Путин.
Читайте нас: