Барлык яңалыклар
Икътисад
4 июнь 2019, 03:12

Иҗади проектларга - 100 грант

Гомумфедераль әһәмияттәге сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге проектлар җитәкчеләренә 100 грант бүлделәр.

Гомумфедераль әһәмияттәге сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге проектлар җитәкчеләренә 100 грант бүлделәр. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды, документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
Грантларга узган ел конкурсы нәтиҗәләре буенча сайланган проектлар җитәкчеләре лаек булды.
Коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтер өчен конкурслар 2006 елдан алып үткәрелә.
Май ахырында федераль дәүләт гражданнар служащийлары өчен өстәмә һөнәри программалар дәүләт хезмәтен башкаручыларны реестрга кертү кагыйдәләре гамәлгә ашты.
Грантлар исәбенә каплатылырга мөмкин булган чыгымнар һәм аларны бирү шартлары расланган.
Читайте нас: