Барлык яңалыклар
Икътисад
3 июнь 2019, 13:39

Тәүге тапкыр турыга Венага очтылар

Бүген, 3 июньдә «Уфа-Вена” беренче авиарейсы башкарылды.

Бүген, 3 июньдә «Уфа-Вена” беренче авиарейсы башкарылды. UT №731 санлы рейс белән Австрия башкаласына 84 кеше очты.
Республика Хөкүмәтендә Utair авиакомпаниясе үз вәгъдәләрен үтәде, “Уфа” халыкара аэропорты да йөкләтелгән бурычларны башкарды, дип белдерделәр.
“Безгә Европага туры рейс кирәк. Венага туры рейс булдыру хакындагы карар Австрия республикасы белән Башкортстанның актив бәйләнешләрен исәпкә алып хәл ителде. Туризм агымын җайлаштыруга да игътибар итегез. Бу чыннан да зур вакыйга. “Уфа” халыкара аэропортына мин бик рәхмәтле, барлык чыгымнарны ул, бюджетка йөкләмичә, үз өстенә алды. Бу рейсның аякка басуына ышанам”, - дип белдерде республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Utair авиакомпаниясе белән берлектә эшләнелгән очу программасы 2020 елның июненә кадәр исәпләнгән. Рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
Рейсның тантаналы ачышында республика хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрахимов: “Башкортстан һәм Австрия башкаласы арасындагы туры авиарейс халыкара хезмәттәшлек ныгуына юл куяр”, - дип белдерде.
Читайте нас: