Барлык яңалыклар
Икътисад
3 июнь 2019, 11:30

Очрашырлармы-юкмы?

Кремль әлегә Вашингтоннан Русия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трампның очрашу ихтималлыгы хакында бер сигнал да алмады, дип белдерде “Москва. Кремль. Путин” тапшыруының эфирында Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков.

Путин белән АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео май урталарында Сочида узган сөйләшүләрдә 28-29 июньдә Осакада үтәчәк “Зур 20ле” саммитында ике илнең президентлары очрашу мәсьәләсенә дә кагылганнар иде.
В.Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков та журналистларга Кремль Америка ягыннан очрашу тәкъдиме алмады, ләкин Осакада үтәчәк “Зур 20ле” саммитына кадәр вакыт бар әле дип белдерде.
Читайте нас: