Барлык яңалыклар
Икътисад
3 июнь 2019, 11:31

Ничек танышканнар?

Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев премьер-министр вазифасында чагында Владимир Путин белән танышуын сөйләде.

Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев премьер-министр вазифасында чагында Владимир Путин белән танышуын сөйләде.
“Без Киевта таныштык. Мин анда Украина президенты Леонид Кучма инаугурациясенә чакырылган идем. Владимир Владимирович ул чакта РФ Хөкүмәте рәисе итеп тәгаенләнгән чак. Без анда “аяк өсте” генә сөйләшеп алдык, әмма шул чакта ук ул мине үзенең төплелеге, тирән нигезле булуы белән шаккатырды. Арытаба Кремльдә В.Путин Русия Президенты вазифасын башкарганда очраштык”, - дип сөйләде Токаев. Аның сүзләре буенча, шул чактан алып шәхси бәйләнешләре өзелмәгән.
“Дәүләтара мөнәсәбәтләр болай да әйбәт булгач, шәхси мөнәсәбәтләр никадәр мөһим?” – дигән сорауга Токаев болай җаваплады: “Шәхси мөнәсәбәтләр һәркайда да зур мәгънәгә ия. Мин арытаба да Русия җитәкчелеге белән аралаша алырмын дигән фикердә. Владимир Владимировичка минем хөрмәтем ихлас һәм бик зур”.
Читайте нас: