Барлык яңалыклар
Икътисад
31 Май 2019, 11:17

Читләргә контракт буенча хезмәт итү хокукын чикләделәр

Чит ил кешеләре Русия Федерациясендә контракт буенча хәрби хезмәтне бары бер тапкыр гына үтә алачак. Ил президенты Владимир Путин шул хактагы законга кул куйды.

Чит ил кешеләре Русия Федерациясендә контракт буенча хәрби хезмәтне бары бер тапкыр гына үтә алачак. Ил президенты Владимир Путин шул хактагы законга кул куйды.
Документка ярашлы, законлы рәвештә Русия территориясендә яшәгән башка дәүләт кешеләре контракт төзү хокукы белән бары бер тапкыр гына куллана ала.
Әлегә кадәр гамәлдә булган законда мондый чикләү юк иде. Аның буенча беренче контракт 5 елга төзелә һәм күпмедер вакыт үткәч, яңадан төзелергә мөмкин. Хәзер исә Русия гражданлыгын алган очракта гына солдат, матрос, сержант, старшина һәм коткаручы булган чит ил гражданнары яңа контракт төзи ала.
Исегезгә төшерәбез, чит ил гражданнарына Русия армиясендә контракт буенча хезмәт итү хокукы 2003 елдан бирелә башлады. Русия гражданнарыннан аермалы буларак, алар тугрылыкка хәрби ант бирми, әмма Конституцияне һәм хәрби устав таләпләрен үтәргә вәгъдә итә.
Читайте нас: