Барлык яңалыклар
Икътисад
31 Май 2019, 15:41

Безне виноград үстерергә өйрәтәчәкләр

Башкортстанга Молдова җитәкчелеге эш сәфәре белән килгәндә Уфа һәм Гагауз, Кушнаренко һәм Окницкий, Ишембай һәм Бессарабия районнары арасында хезмәттәшлек итү турында протоколларга кул куелган иде.

Башкортстанга Молдова җитәкчелеге эш сәфәре белән килгәндә Уфа һәм Гагауз, Кушнаренко һәм Окницкий, Ишембай һәм Бессарабия районнары арасында хезмәттәшлек итү турында протоколларга кул куелган иде.
Шул уңайдан Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин Молдованың Окницкий районы башлыгы Василе Романюк белән виноград үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә, логистика үзәге һәм ял итү урыннары булдырырга килешүләре турында әйтте.
“Молдовадагы хезмәттәшләребездән виноград үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу кызыклы булыр иде. Башкортстанда җимеш бирүче культуралар, виноград буенча селекция үзәгебез турында барысы да белә. Бу - Русиядәге иң төньяк виноград плантациясе. Нәкъ шушында виноградның салкыннарга чыдам сортлары булдырылды”, - диде Руслан Гыйззәтуллин.
Читайте нас: