Барлык яңалыклар
Икътисад
30 Май 2019, 11:18

Кунакка чакырганнар

Монголия президенты Халтмаагийн Баттулга Владимир Путинны Халхин-Гол елгасындагы уртак җиңүгә 80 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашыр өчен Монголиягә сәфәр кылырга чакырды.

Монголия президенты Халтмаагийн Баттулга Владимир Путинны Халхин-Гол елгасындагы уртак җиңүгә 80 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашыр өчен Монголиягә сәфәр кылырга чакырды. Бу хакта дәүләт башлыгы Монголиягә килгән хөкүмәт рәисе урынбасары белән очрашуы вакытында, 29 май көнендә әйтте.
СССР һәм Япония арасында Халхин-Гол елгасындагы бәрелеш Монголия территориясендә 1939 елда булган. Алышлар майдан алып сентябрьгә кадәр дәвам иткән. Нәтиҗәдә Япония солдатларын тар-мар итәләр. Ә бит Япониянең 6нчы аерым армиясе Чита белән Байкалга таба чыгарга һәм Кытайга ”Советлар союзы тарафыннан килгән хәрби булышлык ышанычсыз” икәнлеген дәлилләргә тели. Арытаба Мәскәү һәм Токио дуслашу хакында килешүгә кул куя. Халхин-Голдагы алыштан соң Япония Бөек Ватан сугышы вакытында СССРга һөҗүм итүдән тыела.
Читайте нас: