Барлык яңалыклар
Икътисад
29 Май 2019, 11:26

Путин Нур-Солтанда ЕАЭС саммитында катнашачак

Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Югары Евразия икътисади советының (ЕАЭС) бу утырышы аның 5 еллыгына багышланачак.

Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Югары Евразия икътисади советының (ЕАЭС) бу утырышы аның 5 еллыгына багышланачак. “Югары совет әгъзалары 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячак һәм төрле – сәүдә, икътисад, сәнәгать, финанслар, социаль сәясәт - өлкәләрендә үзара эшчәнлекне киңәйтү мәсьәләләрен караячак, - диелә хәбәрдә. –Союзда катнашучы дәүләтләр башлыкларының уртак гариза проекты кул куюга әзерләнгән”.
Казахстанның Чит ил эшләре министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айбек Смадияров әйтүенчә, саммит нәтиҗәләре буенча берничә халыкара килешүләргә кул кую тәкъдим ителәчәк.
В. Путинның матбугат секретаре Д.Песков моңа кадәр Нур-Солтандагы саммит кысаларында Русия лидеры белән Белоруссия президенты Александр Лукашенко Белоруссиягә нефть поставкалары оештыру хакында фикер алышырга мөмкиннәр дигән иде.
Очрашуда ЕАЭС әгъзалары – Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Русия дәүләт башлыклары катнашачак. Саммитка шулай ук ЕАЭС карамагындагы күзәтүче дәүләт башлыгы буларак Молдавия президенты Игорь Додон чакырылган. Ә Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонның Нур-Солтанга почетлы кунак дәрәҗәсендә килүе көтелә.
Читайте нас: