Барлык яңалыклар
Икътисад
29 Май 2019, 11:28

Эшкуарларга арест урынына – залог?

Ил президенты Владимир Путин эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.

Ил президенты Владимир Путин эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.
Титов Путинга тикшерү астында булган эшкуарларга карата чик кую чарасы итеп арест урынына залог куллану яхшырак булыр иде дигән идеясен җиткерде. Аның фикеренчә, эшкуарлык эшчәнлегендә арестны залогка үзгәртү эшкуарга җаваплылыктан качмаска, икенчедән, компания белән идарә итүне дәвам итәргә мөмкинлек бирер иде. “Компания ябылса, уртача 146 хезмәткәр эшсез кала”, – ди бизнес-омбудсмен.
“Монда, әлбәттә, залог суммасы мөһим, – дип белдерде Владимир Путин. – Чөнки фаразланган җинаять миллиардларча суммага басса, ә залог хакы 10 тиен торса, бу алым эшләмәячәк”.
Уйлап башкарганда, залог хакына иректә калдыру нәтиҗәле алым булырга мөмкин дип исәпли ил башлыгы. Аның әйтүенчә, бу тикшерү эшләрен алып барырга да, шул ук вакытта предприятие эшчәнлеген туктатмаска, кешеләрне урамга чыгарып җибәрмәскә ярдәм итәргә мөмкин.
Читайте нас: