Барлык яңалыклар
Икътисад
27 Май 2019, 09:29

1 июньнән милли роумингтан котылабыз

Кәрәзле элемтә операторлары милли роумингны бетерә башлый.

Кәрәзле элемтә операторлары милли роумингны бетерә башлый. Роумингның мондый төре операторның чит төбәктә үзенең челтәре булмаган очракта гамәлләшә һәм автоматик рәвештә икенче операторның челтәренә тоташтырыла.

Узган елның декабрендә Президент Владимир Путин роөмингны бетерү турындагы законга кул куйды. Закон июньнән үз көченә керәчәк. Шушы көннән ил территориясендә барлык операторларның челтәрендә кабул ителгән шалтыратулар бушлай булырга тиеш.

“Российская газета” мәгълүматлары буенча, кайсыбер элемтә операторлары билгеләнгән вакыттан алдарак, ягъни 29 майдан яңа эш кагыйдәләренә күчәргә хәл иткән.
Читайте нас: