Барлык яңалыклар
Икътисад
26 Май 2019, 11:56

Япония Русияне туризм үсеше өчен мөһим дип исәпли

Токиода Русия белән Японияне бәйләүче авиарейслар саны атнасына 46 рейска җиткән дип хәбәр итәләр.

Токиода Русия белән Японияне бәйләүче авиарейслар саны атнасына 46 рейска җиткән дип хәбәр итәләр.

Япония Хөкүмәте туризм үсеше өчен мөһим булган юнәлешләрнең берсе итеп Русияне исәпли. Һәм туристлар агымын үстерү максатында бу өлкәдәге хезмәттәшлекне ныгытуга күп көч түгәргә әзер икәнлеген белдерә. Бу хакта кичә Япония туризм оешмасы башлыгы Хироси Табата әйтте.

2018 елда Япониягә барган русияле туристлар саны 22,7 процентка (94,8 мең кеше) арткан. Русиягә исә шул ук чорда 120 мең японнар килгән. Русия Президенты Владимир Путин белән гыйнварда үткән очрашуында Япония премьер-министры Синдзо Абэ 2023 елга үзара туристлар агымын елына 400 мең кешегә җиткерергә ниятләүләрен әйткән иде.
Читайте нас: