Барлык яңалыклар
Икътисад
25 Май 2019, 12:11

Русия – Конго хезмәттәшлеге

Владимир Путин һәм Дени Сассу-Нгессо очрашуы нәтиҗәле үтте.

Конго Республикасы президенты Дени Сассу-Нгессоның Русия җитәкчелеге белән очрашуы нәтиҗәле тәмамланды – сигез килешүгә, башка мөһим документларга кул куелды. Ике илнең президентлары документлар салынган папкалар белән алмашты.
Башлыча, Русия һәм Конго арасындагы килешүләр массакүләм коммуникацияләр, тыныч максатларда атом энергиясен куллану тармакларына кагыла. Шулай ук Конго Республикасының Русиягә 2002 елдан кредит бурычлары мәсьәләләрен көйләүгә кагылышлы өстәмә килешүгә дә кул куелды.
Хокук саклау органнары һәм авыл хуҗалыгы тармаклары арасында хезмәттәшлек итүгә кагылышлы ведомствоара документларга да кул куйдылар.
Тагын бер документ - Конго Республикасына Русия хәрби белгечләрен юллау турындагы документка да кул куелды. Русия ягыннан контрактка РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин имзасын куйды. Аның журналистларга әйтүенчә, бу контракт иң беренче чиратта Конго Республикасы кораллы көчләрендә булган безнең хәрби техниканы хезмәтләндерү һәм файдалануга кагыла. “Конго Республикасына Русия тарафыннан тагын да корал сату булачакмы?” дигән сорауга Александр Фомин: “Сөйләшүләр алып барыла”, - дип җаваплады.
Коммерция хезмәттәшлеге буенча “Лукойл” һәм “Конго дәүләт нефть компаниясе” арасында ике килешү төзелде. Сөйләшүләр шуны күрсәтә – ике ил арасында нефть-газ, геологоразведка һәм табигать казылмаларын эшкәртү буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре бар. “Русия сәнәгать продукциясен Конго базарына чыгаруны җайга салу мөмкинлеклеге дә бар”, - диелә Кремль матбугат хезмәте материалларында.
Читайте нас: