Барлык яңалыклар
Икътисад
22 Май 2019, 17:20

Путин йөкләмәләре ничә процентка үтәлә?

Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков ил җитәкчесенең 2012 елдан алып 2019 елга кадәрге йөкләмәләре ничә процентка үтәлгәнлеге турында хәбәр итте.

Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков ил җитәкчесенең 2012 елдан алып 2019 елга кадәрге йөкләмәләре ничә процентка үтәлгәнлеге турында хәбәр итте.

“Гомумән, президент йөкләмәләре 86 процентка үтәлгән. Бу – шактый югары күрсәткеч”, – диде ул. Аның әйтүенчә, йөкләмәләрнең 47 проценты башлангыч срокта ук башкарыла, ә калганнары, президент хакимияте белән килешенеп, озайтыла. Бу хәлне Песков “эш барышы практикасы” дип атады, чөнки кайсыбер йөкләмәләрне үтәү өчен башта билгеләнгәннән күбрәк вакыт таләп ителә, шуңа сроклар кичектерелә.

Әйткәндәй, 2012 елдан алып 2019 елга кадәр ил башлыгы Владимир Путин 17,5 меңгә якын йөкләмә һәм күрсәтмәгә кул куйган. Ә менә кайсы төбәкләрдә һәм нинди сәбәпләр аркасында аларның үтәлеше сүлпән баруы турында Песков әлегә дәшми калуны хуп күрде.

Читайте нас: