Барлык яңалыклар
Икътисад
20 Май 2019, 17:43

Путин Зеленскийны котлармы?

Русия президенты Владимир Путин Зеленскийны инаугурация белән әлегә котламаячак дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Русия президенты Владимир Путин Зеленскийны инаугурация белән әлегә котламаячак дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Путин Русия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын көтәчәк, шуннан соң гына котлаячак икән.

“Президент Зеленскийны Украинаның көньяк-көнчыгышындагы эчке бәрелешне, шулай ук Русия-Украина бәйләнешләрен җайга салудагы беренче уңышлары белән котлаячак”, – ди Песков.

Бүген Украинаның яңа президенты Владимир Зеленскийның инаугурациясе үтте.

Читайте нас: