Барлык яңалыклар
Икътисад
20 Май 2019, 02:16

Ипотека 8% дәрәҗәсенә кайчан төшәчәк?

2019 ел ахырына ипотека ставкасының 8 процентка кадәр төшүе ихтимал һәм бу тренд 2020 елда да дәвам итәчәк дип исәпли Саклык банкы башлыгы Герман Греф. Әлеге фикерне Герман Греф “Россия 1” телеканалындагы "Действующие лица с Наилей Аскер-заде" тапшыруында белдерде.

“Бу (ипотека ставкасының 8 процентка кадәр төшүе) алдагы елга да, яисә 2019 ел ахырына да булырга мөмкин. Чөнки инфляциянең иң югары ноктасы, миңа калса, үтте. Бу хакта Үзәк банк та белдерде. Ел ахырында, минем тоемлавым буенча, Үзәк банкның ставкасының түбәнәюе мөмкин, һәм шул рәвешле кредитлар буенча ставкалар да төшәчәк. Алдагы елга булмаса, 2021 елга чыннан да 8% ставкаларны күреп булыр дип уйлыйм”, - диде Греф.
Февраль ахырында ил президенты Владимир Путин Русия Банкы белән Хөкүмәткә ипотеканың еллык ставкасын 8% һәм аннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерү чараларын күрергә дигән йөкләмә бирде. Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу йөкләмәне дәүләт башлыгы Федераль җыелышка булган юлламасын гамәлгә ашыру кысаларында бирде.
Бүгенге көндә Русиянең ипотека базарында Саклык банкы иң эре уенчылардан санала. Узган ел эчендә Русия Саклык банкы барлыгы 1 трлн 563 млрд сумлык 829 мең ипотека кредиты биргән.
Читайте нас: