Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2019, 15:10

Путин белән Помпео сәгать ярым ни турында сөйләшкән?

Сочида Русия президенты Владимир Путин белән АКШ дәүләт секретаре Майл Помпеоның очрашуы үтте. Сөйләшү сәгать ярым дәвам итте һәм ике як та аны уңай бәяләде.

Сочида Русия президенты Владимир Путин белән АКШ дәүләт секретаре Майкл Помпеоның очрашуы үтте. Сөйләшү сәгать ярым дәвам итте һәм ике як та аны уңай бәяләде.

Америка дәүләт секретаре Майкл Помпеоның Русия президенты Владимир Путин һәм РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашуы ике ил арасында йомшак җилләр исә башлавы турындагы сөйләшүләргә сәбәп бирде. Чынлап та, бүген бу ике як өчен дә, сулар һавадай, бик кирәк. Русия санкцияләрне бетерүне теләсә, АКШка исә Кытайга каршы тору өчен союздаш кирәк.

Ике ил илчеләренең очрашуы 3 сәгатькә сузылды, шуннан соң аларның журналистлар белән очрашуга яхшы кәефтә чыгуларына караганда, сөйләшүләр нәтиҗәле узды шикелле дигән уйлар туды. Конкрет килешүләргә килүләре икеле, әлбәттә. Алай да Лавров белән Помпео ике ил арасында сөйләшүләрнең бик канәгать төстә янәдән тергезелүен белдерделәр, аннары мөнәсәбәтләрне көйләү өчен сәясәтчеләр, дипломатлар һ.б. экспертлардан торган совет һәм эшкуарларлар эшчәнлеге өчен бизнес-совет булдыру әһә-миятен ассызыкладылар.

Иң кызу бәхәсләр Украина, Сүрия, Иран һәм Венесуэла буенча барган. Помпеоның Владимир Путин белән булган очрашу вакытында да шул ук Сүрия, Иран, Венесуэла, Төньяк Корея, Ливия һәм Әфганстан мәсьәләләре кузгатылган. Аңлашылуынча, аларның бу сөйләшүләреннән соң конкрет нәтиҗәләр көтү иртәрәк әле. Чөнки ике илнең дә бу мәсьәләләргә үзенең анык карашы бар. Тик ничек кенә булмасын, ике ил бер-берсенә борыла башлады дип ышанасы килә.

Әлбәттә, Америка илчесенең Русиядәге әлеге очрашуын дөнья илләренең һәркайсы үз карашыннан чыгып бәяләде. Аерып әйтик, бу очрашуны Кытай авыррак кабул итте шикелле. Мәсәлән, Кытайның чит ил эшләре министры Ван И Помпеоның Мәскәүгә булачак сәфәре алдыннан Русия белән Кытай мөнәсәбәтләрен беркем дә боза алмаячагы турында, ә Мәскәү исә “күпполярлы” курсның үз көчендә калуы хакында белдерүләр ясадылар. Берүк шулай була күрсен. Ә ике арада исә башлаган җылы җилләрнең кайсы якка таба борылуы Осакода үтәчәк “Зур егермеле” саммитында Путин белән Трампның очрашуыннан соң, мөгаен да, ныграк билгеле булыр.
Читайте нас: