Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2019, 15:22

Инвестицияләр үсә

Башкортстанда соңгы елларда беренче тапкыр республика икътисадына салынган инвестицияләр күләме арткан.

Башкортстанда соңгы елларда беренче тапкыр республика икътисадына салынган инвестицияләр күләме арткан. Быел беренче кварталда инвестицияләр күләме 40 миллиард сумга җиткән. Бу үсеш күләме 4,3 процент булган дигән сүз.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, әлеге саннар республиканың дөрес юлдан баруын күрсәтә. Ул “Башкортстанның муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең сигезенче съездында чыгыш ясап: “Стратегик башлангычлар федераль агентлыгы күрсәткечләре буенча, без астан өскә кинәт күтәрелдек. Кайсыбер юнәлешләр буенча бүген Башкортстан Русиянең иң яхшы биш төбәге арасында тора”, – диде.
Читайте нас: