Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2019, 15:40

Депутатның керемнәр турындагы мәгълүматы дөреслеккә тап килмәсә...

Русия Дәүләт Думасының 397 депутатының барысы да бертавыштан беренче укуда җирле үзидарә турындагы закон проектын кабул итте.

Русия Дәүләт Думасының 397 депутатының барысы да бертавыштан беренче укуда җирле үзидарә турындагы закон проектын кабул итте.
Яңа закон җирле үзидарә органнары депутатларының керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләре турында күрәләтә дөреслеккә туры килмәгән яисә тулы булмаган мәгълүмат бирүләре өчен җаваплылык тоту чараларын күзаллый. Аның Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларына карата кулланылган кисәтү һәм депутат вәкаләтләрен туктатмыйча вазифасыннан азат итү сыман җаваплылык чаралары белән тәңгәл булуы мөмкин.
“Җирле үзидарә органнары депутатлары өчен мондый чара юк иде. Моңа кадәр декларациядә дөреслеккә туры килмәгән яисә тулы булмаган мәгълүмат биргән очракта муниципаль депутатларның вәкаләтләре генә туктатыла иде. Декларацияләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль депутатларның күләмле рәвештә вәкаләтләрен тапшыру очраклары булды. Мондый хәлләр җирле үзидарә органнары эшен көчсезләндерә”, – ди Федерация Советы спикеры урынбасары, “Бердәм Русия” генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Әлеге закон проектын кабул итү муниципаль депутатларга гадәттән тыш санкцияләр кулланмаска, тәҗрибәле һәм квалификацияле кадрларны саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу үз чиратында җирле халыкның тормышын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк, дип саный Турчак. Шул ук вакытта ришвәтчелеккә каршы закон таләпләрен җитди бозулар булган очракта депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату кебек җаваплылык чараларын куллану мөмкинлеге сакланып калачак.
Читайте нас: