Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2019, 14:07

Башлыкны кайчан сайларбыз?

Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары 30 майда үтәчәк пленар утырышта Башкортстан башлыгын сайлауны тәгаенләү турындагы карар кабул итәчәк.

Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары 30 майда үтәчәк пленар утырышта Башкортстан башлыгын сайлауны тәгаенләү турындагы карар кабул итәчәк. Сайлауларны 8 сентябрьгә тәгаенләү күзаллана. Республиканың Сайлаулар турындагы кодексына ярашлы, республика башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта сайлаулар сентябрьнең икенче якшәмбесендә үткәрелә.
Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, алда торган сайлаулар – республика тормышында мөһим вакыйга. Чөнки төбәк җитәкчесе киләчәккә социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләрен билгели.
“Башкортстан башлыгы 5 елга сайлана. 30дан яшьрәк булмаган, әлеге вазифага дәгъва итүче кандидатларга федераль закон тарафыннан куелган тәлапләргә туры килүче Русия Федерациясе гражданины башлык була ала”, – ди парламент спикеры.
Читайте нас: