Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2019, 02:12

76 самолетны ташлама белән алачаклар

Су-57 5нче буын истребительләрен җитештерүчеләр Һава-космик көчләр сатып алачак самолетларга 20% ташлама ясады. Бу хакта Владимир Путин хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Су-57 5нче буын истребительләрен җитештерүчеләр Һава-космик көчләр сатып алачак самолетларга 20% ташлама ясады. Бу хакта Владимир Путин хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Русия лидеры искә төшерде: башта 2028 елга кадәр 16 Су-57 очкычлары сатып алырга ниятләгәннәр. Русия оборона сәнәгате соңгы 40 елда шундый күләмдәге заказлар башкармаган дип белдерде.
Кичә, 15 майда исә В.Путин 76 Су-57 сатып алу хакында хәбәр итте. Тиешле комплекслы контракт якын арада төзеләчәк. Дәүләт башлыгы өч авиация полкын яңа истребительләр белән тулысынча яңадан җиһазландырырга кирәк диде.
Су-57 – Русиядә тәүге 5нче буын истребителе. Машина 30 миллиметрлы автоматик пушка белән коралландырылган, үзендә “һава-һава” классындагы ракеталар һәм төрле бомбалар йөртә ала.
Читайте нас: