Барлык яңалыклар
Икътисад
15 Май 2019, 02:22

Путин Русия-Америка мөнәсәбәтләре тергезелүенә өметләнә

Бу хакта Президент АКШның дәүләт секретаре Майкл Помпео белән очрашуында әйтте.

Бу хакта Президент АКШның дәүләт секретаре Майкл Помпео белән очрашуында әйтте.
“Белүегезчә, күптән түгел генә мин АКШ президенты белән телефон аша әңгәмәләштем. Сөйләшүдән соң Дональд Трамп Русия-АКШ мөнәсәбәтләрен тергезүгә өметләнүен аңладым, - диде Путин. – Без дә үз чиратыбызда моңа тулысынча әзер булуыбызны белдерәбез”.
Владимир Путин АКШ сайлауларына безнең яклап дәүләт дәрәҗәсендә бер кысылу булмады, дип ышандырды.
“АКШның эре нефть җитештерүчесе икәнен яхшы беләбез. Дөнья энергетика базарларындагы тотрыклылык күзлегеннән чыгып әйтәсе уртак фикерләребез дә бар. РФ һәм АКШ арасындагы ике яклы товар әйләнеше 2018 ел нәтиҗәләре буенча үсеш күрсәтте. Сәүдә әйләнеше еш кын түбән булуына карамастан, узган ел эчендә без бу күрсәткечнең берникадәр артын күзәтәбез”, - дип өстәде Русия лидеры.
Читайте нас: