Барлык яңалыклар
Икътисад
15 Май 2019, 17:35

Макрон Путинны чакырмаган

Русия Президенты Владимир Путин Франция президенты Эмманюель Макроннан Нормандиядә союз гаскәрләрен төшерүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналарга чакыру алмаган.

Русия Президенты Владимир Путин Франция президенты Эмманюель Макроннан Нормандиядә союз гаскәрләрен төшерүгә 75 ел тулуга багышланган тантаналарга чакыру алмаган. Бу хакта В.Путинның ярдәмчесе Ушаков хәбәр итте.
“Без мондый хәбәр алмадык әле, мин бу хакта белмим”, - диде Ушаков.
Нормандиядә союз гаскәрләрен төшерүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар 6 июньгә планлаштырылган.
Читайте нас: