Барлык яңалыклар
Икътисад
14 Май 2019, 14:53

Путин Трамп белән очрашырмы?

“Әлегә РФ һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуына бер әзерлек тә бармый. Гомумән очрашу турында брнинди килешенүләр дә юк”, - дигән Русия лидерының матубгат сәркатибе Дмитрий Песков.

Моңа кадәр Рейтер агентлыгы Трампның КХР рәисе Си Цзиньпин һәм Путин белән “Зур 20”нең саммитында Япониядә очрашырга җыенуын хәбәр иткән иде.
Ике лидерның соңгы сөйләшүләре 3 майда үтте. Телефон сөйләшүе АКШ башлангычы белән оештырылган иде. Лидерлар сәгать ярым сөйләшкән.
Аларның соңгы шәхси очрашуы 2018 елда Хельсинкида булган.
Читайте нас: