Барлык яңалыклар
Икътисад
14 Май 2019, 13:00

Путин Казанда үтәчәк WorldSkills International дөнья чемпионатында катнашачак

Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләре Русия Президенты Владимир Путинны Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды. Владимир Путин бу тәкъдимгә җавап бирде.

“Мин бары тик ача гына алам. Сезнең кебек берни дә эшли алмыйм", - диде ул.
Владимир Путин кичә Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды, җитештерүне модернизацияләү барышы белән танышты.
Завод хезмәткәрләре дәүләт башлыгына заводка яшьләр актив рәвештә килү һәм предприятие хезмәткәрләренең һәрберсе остазга әверелү турында сөйләде. "Без алар өчен WorldSkills методикалары буенча конкурслар үткәрәбез. Безнең базада "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" һәм "Табаклы металл эшкәртү" компетенцияләре буенча Русия җыелма командасы өчен укулар, өйрәнүләр үткәрелә", - диде алар.
Белешмә. Һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә уза. Чарада 60 илдән 1600 яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.
Читайте нас: