Барлык яңалыклар
Икътисад
13 Май 2019, 16:45

Путин янә Казанда

Русия президенты Владимир Путин хәрби тематикага багышланган киңәшмәләр үткәрәчәк, аның беренчесе бүген Казанда уза дип яза РИА Новости агентлыгы.

Русия президенты Владимир Путин хәрби тематикага багышланган киңәшмәләр үткәрәчәк, аның беренчесе бүген Казанда уза дип яза РИА Новости агентлыгы.

Владимир Путин быел февраль аенда төбәкләрдә хәрби-сәнәгать проектлары буенча эшләрне шәхси контролемдә тотачакмын дип белдергән иде. Әлеге кысаларда, ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, бу атнада тагын бер төбәктә киңәшмә планлаштырылган. “Президент тагын бер төбәккә сәфәр кылачак”, – диде ул.

Әйтергә кирәк, ил президенты быел Татарстанга икенчегә сәфәр кыла. Беренче килүендә ул Русия Дәүләт Советы президиумы киңәшмәсен үткәргән иде. Анда төбәкләрдә торак базары, шәһәрләр төзелеше мәсьәләләре күтәрелде.




Читайте нас: